Йөзү буенча беренчелек

2014 елның 5 ноябре, чәршәмбе

"Акчарлак" спорт комплексында йөзү буенча район беренчелегенең ачык этабы үткәрелде. Александр Сорокин укучылары яхшы күрсәткечләргә ирешә.8х25метрга крол һәм брасс алымы белән эстафета кызыклы булды. Крол алымы белән ярышуда беренче урынны кызлар алса, брасс алымы белән ярышуда егетләр беренчелекне бирмәде. Ярышларда әти-әниләр дә катнашты. Әлеге ярышлар яшь спортчылар өчен өйрәнүнең икенче этабына күчү өчен күчеш нормасы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International