Кичә авылара үзәк китапханәдә Кама Тамагы урта мәктәбенең 8 сыйныф укучылары Бердәмлек көненә багышланган чара үткәрелде. Ул - дуслык һәм бердәмлек бәйрәме, мәхәббәт һәм килешү бәйрәме. Укучылар алдында илебез тарихы мизгелләре җаналанды: халыклар өчен авыр болгавыр заман, ялган патшалар, халык ополчениесе геройлары Кузьма Минин һәм Дмитрий Пожарский.