Кисәтү чаралары

2014 елның 7 ноябре, җомга

5 ноябрьдә Каратал авылындагы аерым пост хезмәткәрләре Каратал авылындагы йортларның янгынга каршы тору әзерлеген тикшерде.Ялгыз яшәүче өлкәннәр яшәгән урыннарга аерым игътибар бирелде. Ел башыннан кисәтү чаралары вакытында 84 торак йорт тикшерелде. Аерым пост хезмәткәрләре очрашу вакытында гражданнарга янгын чыгуның төп сәбәпләре турында сөйләде, аларга җаваплылык турында исләренә төшерде, җитешсезлек ачыкланган чыккан очракта йорт хуҗасына аны бетерү вакыты күрсәтелгән күрсәтмә бирелә. Очрашу ахырында йорт хуҗаларына янгын куркынычсызлыгы турында белешмә таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International