Әлеге мөмкинлектән агымдагы ел ахырына кадәр генә файдаланырга мөмкин. Пенсия тупланмасына финанслау алу өчен агымдагы ел ахырына кадәр хезмәт пенсиясенең тупланма өлешенә ел йомгаклары буенча кимендә 2000 сум беренче взнос күчерергә кирәк. Дәүләт финанслаучы взносларның максималь суммасы елына 12000 сум тәшкил итә. Дәүләт әлеге сумманы ике тапкырга арттыра һәм ПФРдагы сезнең шәхси счетыгызга елына 12000 суммасындагы акча күчеречәк. Пенсияне дәүләт финанславы программасында катнашучыларга 2014елда һәм аннан соңгы елларда да акча күчерү файдалы (программа буенча гражданин беренче взносны түләгән көннән алып 10 ел), чөнки бу дәүләт финанславы алырга мөмикнлек бирәчәк. 2015 елның 1 гыйнварына кадәр бердәм түләү алган затлар 2015 елда хезмәт пенсиясенең тупланма өлешенә ирекле рәвештә 2014 елда кимендә 2000 сум взнос күчергән очракта 2015 елда бер тапкыр түләү алу өчен тагын бер тапкыр мөрәҗәгать итә ала.
Программа кысаларында взнос акчасын түбәндәгечә күчерергә мөмкин:
ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең www.uslugi.tatarstan.ru порталында банк картасы файдаланып күчерергә мөмкин; “Электронный Татарстан” үзхезмәт күрсәтү инфоматы аша. Бу вакытта Ф.И.О. һәм Пенсия фонды иминләү таныклыгы СНИЛС номеры күрсәтелә;
Квитанция белән кредит учреждениесенә мөрәҗәгать итәргә. Өстәмә иминләү взносларын кредит учреждениесендә түләү өчен үзең белән Пенсия фонды иминләү таныклыгы һәм шәхесне раслаучы документ булырга тиеш.
Пенсиягезне дәүләт ярдәмендә арттыру мөмкинлегеннән файдаланып калырга ашыгыгыз.
Беренче взносны 2014 елның 25 декабренә кадәр түләргә кирәк.