Татарстан Республикасы Мәгариф министры Куйбышев ис.Затон урта гомуми белем мәктәбендә кунакта

2014 елның 11 ноябре, сишәмбе

2014 елның 11 ноябрендә Татарстан Республикасы Мәгариф министры Фәттахов Энгель Навапович, Кама Тамагы МР башлыгы Гарәфиев Зөфәр Галимуллович һәм Мәгариф идарәсе җитәкчесе Гөмәров Ильшат Мәхмутович Затон урта гомуми белем мәктәбендә булдылар.

Мәктәп директоры Сорокин Александр Иванович мәктәп буенча экскурсия үткәрде. Кунаклар уку кабинетларында, туган якны өйрәнү музеенда, аш бүлмәсендә, тренажерлар һәм спорт залында, психология бүлмәсендә һәм мәктәп музеенда булдылар. Министр педагоглар белән мәктәптә уку-тәрбия эшен оештыру сораулары буенча әңгәмә үткәрде. 7 сыйныф укучысы Ханжин Дмитрий “Авиамодельчелек” түгәрәге эше турында,10 сыйныф укучылары Зиннатуллина Гүзәл һәм Зыкова Дарина мәктәп педагоглары һәм укучылар фәнни эшчәнлекләре турында, һәм шулай ук “Яшь корреспондентлар” түгәрәге эше турында сөйләделәр. Гыйзәтова Карина һәм Худяшова Наталья мәктәп музее буенча экскурсия үткәрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International