Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә хезмәт буенча инструктор Әлфия Гыймадиева тернәкләндерү курсы узучылар өчен Әниләр көненә багышланган "Назлап сине кочаклыйм..." дип исемләнүче тематик чара үткәрде.
Өлкәннәр чара вакытында төрле конкурсларда бик теләп катнашты. Красновидоводан Антонина Обидина һәм Казаннан Сания Хәлилова әниләргә булган мәхәббәт турында шигырьләр укыды. Әлеге чарада катнашучы һәркем лотерея уенында катнашып, хуҗалыкта кулланылучы әйберләр отты.