12 ноябрь Республикада яңа проект “Беренче сыйныф укучысының мәдәният көндәлеге” башланып китте. Районныңбалалар китапханәсе хезмәткәрләре Татар урта мәктәбе һәм урта мәктәп укучылары белән очрашу оештырганнар, Кама Тамагы районының балалар китапханәсенең тарихы белән таныштырдылар, Казан шәһәре буенча йөреп кайту- тест һәм Абдулла Алиш әкиятләре буенча викторина үткәрделәр. Балаларга Татарстанның күренекле урыннары турында язылган кызыклы альбомнар тапшырдылар һәм бу уку елында күбрәк мәдәният объектларына барып, иң куп китап укып,шуның турында көндәлегенә язган укучы “Беренче сыйныф укучысының көндәлеге” номинациясендә бүләкләнәчәк.