МР башкарма комитетының яшьләр эше һәм спорт бүлеге 30 декабрьдән 2015 елның 10 гыйнварына кадәр Казанда спортның су төрләре сараеда суда “Зазеркалье» уникаль гаилә тамашасы булуын хәбәр итә. Аның авторы һәм сәнгать җитәкчесе - синхрон йөзү буенча өч тапкыр Олимпия уеннары чемпионкасы Мария Киселева. Тамашада танылган спортчылар, синхрон йөзү, су сикерү йолдызлары, театр һәм цирк артистлары, хореографик коллективлар катнаша. Алар арасында ТР артистлары һәм спртчылары да бар.
“Зазеркалье”- Аня исемле кечкенә кызчыкның иске көзге аркылы “өсте-аска килгән дөнья”га чыгуы турындагы матур әсәр. Яңа ел тамашасы суда, һавада, бөтен киңлекләрне, табигать көчләрен бер гамәлгә җыеп үткәреләчәк. Тамашаны бачкаручыларның осталыгын декорацияләр һәм спецэффектлар көчәйтәчәк.
Әлеге тамаша турыда өстәмә мәгълүматны www.aquamagica.ru рәсми сайтта, шулай ук МР башкарма комитетының яшьләр эше һәм спорт бүлегендә алырга мөмкин: тел: 884377-2-15-70, адресы: Кама Тамагы штп, Комаров урамы, 24.