ТИҮ эшчәнлегенә багышланган республика семинары

2014 елның 27 ноябре, пәнҗешәмбе

26 ноябрьдә Чистайда ТИҮ рәисләре составындагы район делегациясе ТИҮ эшчәнлегенә багышланган республика семинарында катнашты.

Семинар пленар утырыштан башланды. Анда ТР муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров, Чистай МР башкарма комитеты җитәкчесе Дмитрий Иванов, башкарма секретаре урынбасары -муниципаль берәмлекләр советының юридик идарә җитәкчесе Л.М. Корманов, ТРда РФ Юстиция министрлыгы идарәсе җитәкчесе урынбасары М.В. Скирда, ТР икътисад министры урынбасары А.Г. Шишкин, ТРда РФ Эчке Эшләр министрлыгының полиция участок уполномоченныйлары һәм балигъ булмаганнар эше бүлекчәләре эшчәнлеген оештыру идарәсе җитәкчесе З.Ю. Гарәфиев, ТИҮ җитәкчеләре катнашты.

Семинарның пленар өлешен тәмамланганнан соң катнашучылар ТИҮләрдә булып, аларның эшчәнлеген белән җентекләп танышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International