Балчыклы авылында Мәүлид кичәсе

2015 елның 15 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Рабигуль әүвәл аеның 12 се ислам дөньясында зур тантана көне. Мөселманнарның зур бәйрәме. Бу көнне сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.)  дөньяга килгән. Пәйгамбәребезнең туган көнендә көръән уку,гыйбәдәт кылу,бу көннәрдә мәҗлесләр ясап,салаватлар әйтү,аның шәфәгатен өмет итүәкыйрь һәм ятимнәргә ярдәм күрсәтү саваплы эштер.

      Шушы уңайдан 14 гыйнвар көнне Балчыклы авылы Башлангыч белем биру йортында Мәүлид кичәсе үткәрелде. Бәйрәмгә Олы Бортас , Кече Бортас хэм Балчыклы авылларыннан  яше-карты 50 дән артык кеше җыелган иде. Кичәне имам хатиб Рэшит Галиев  көръән  укып башлап җибәрде һәм шулай ук Кече хэм Олы Бортас авылы имамы Монир Гайнутдинов, авыл жирлеге башлыгы Радик  Сагдиев үзлэренен котлау сүзләрен җиткерделэр. Кичәбезгә районыбызның имам мөхтәсибе Галимулла хәзрәт чакырылган иде. Ул Пәйгамбәребез  Мөхәммәд(с.г.в.)нең тормышы турында күңелләребезгә хуш килерлек вәгазьләр сөйләде.

        Чыгышлар  өлкәннәребезнең әйткән мөнәҗәтләре һәм салаватлары белән үрелеп барды. Мөршидә Галиева, Габделхай Гайфуллин, Фатыйма Сэгъдиева, Тәнзилә Валиуллина  мөнәҗәтләрне хэм салаватларны  матур итеп көйләп, бәйрәмгә җыелган халыкка житкерделэр.

        Бәйрәм кичәсе чәй табыны артында дәвам итте.

        Шушы кичэне оештыручыларга зур рәхмәтебезне белдерәбез хэм дэ килэсе елларыбыз хэр барчаларыбызга саулык-салэмэтлек, иминлек, тынычлык хэм гаилэ бэхете алып килсен дигэн телэктэ калабыз.   

 

           Балчыклы авылы өлкәннәре исеменнән

                                            Фарит Хатипов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International