Хезмәт хакыгыз аена 6420 сумнан ким булса...

2015 елның 19 гыйнвары, дүшәмбе

17 гыйнвар ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгында коры хезмәт базарын легальләштерүгә багышланган брифинг булды.

1 июльгә кадәр республикада 18 меңнән артык хезмәт килешүен легальләштерергә кирәк. 12 гыйнварга әлеге сан нибары 856 килешү тәшкил итте. Төбәкләр һәр 10 көн саен башкарылган эш турында отчет ясый. Брифингта әлеге эш гомумән дә башланмаган районнарга аеруча каты эләкте. Кемдер бәйрәмнәргә сылтаса, кемдер прокуратура каршы торуга сылтый. Бәйрәм көннәрендә ункөнлеккә план йөкләмәсен 60-70%ка башкарган Чирмешән, Балтач һәм Лаеш районнарын башкаларга үрнәк итеп куйдылар. Безнең районда 16 гыйнварга пландагы 700 килешү урынына 20 килешү төзелгән. Нигездә эш сәүдә предприятиеләрендә һәм фермер хуҗалыкларында башкарлыган.

Декабрьдә беренчел мәсьәләләрне тикшерү нәүбәтеннән ведомствоара комиссия ике утырыш үткәрде. Район финанс палатасы җитәкчесе Дмитрий Юманов әйтүенчә, мәсьәлә прокуратура белән килешенгәч үк районда авыл һәм шәһәр җирлекләрендә күчмә утырышлар үткәреләчәк һәм төзелеш, транспорт, коммуналь, авыл хуҗалыгы предприятиеләре, шулай ук көнкүреш, медицина һәм мәгариф хезмәтләре күрсәтүче учреждениеләр тикшереләчәк.

Бүген исә рәсми килешү төземәгәннәр яки хезмәт хаклары МРОТтан азрак булучылар (1 гыйнварга ул 6420 сум тәшкил итә) 2-15-51, 2-14-67 телефоннарына шалтырата яки бу хакта хәбәр итә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International