Татарстанлылар җирле хакимият эшенә бәя бирәчәк

2015 елның 31 гыйнвары, шимбә

1 февральдән 1 мартка кадәр республика халкы арасында  җирле үзидарә органнары җитәкчеләре эшчәнлеге нәтиҗәлеген бәяләүгә сораштыру үткәреләчәк.

Моннан тыш, татарстанлылар республика һәм муниципаль дәрәҗәдәге унитар предприятие һәм учреждениеләр, Татарстан яки муниципалитет милкендәге акцияләр пакетын контрольдә тотучы акционерлар җәмгыятьләре җитәкчеләре эшчәнлеге турында үз фикерләрен әйтә алчак.Икътисад министрлыгына хәбәр итүләренчә, ТР Президенты фәрманы нигезендә гамәлгә куелучы мондый сораштыруларның төп максаты  -  җирле үзидарә органнары һәм гражданнарга хезмәт күрсәтүче оешмалар эшчәнлегеннән канәгать булу дәрәҗәсен ачыклау, шулай ук әлеге хезмәтләр нәтиҗәлелеген арттыру турында халык тәкъдимнәрен  җыю. Сораштыру формасы Икътисад министрлыгы сайтында – “Халыкны сораштыру” баннерында урнаштырылган. Шундый ук баннерлар ТР Хөкүмәте һәм муниципаль берәмлекләр порталында да пәйда булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International