Өстәмә белем бирү укытучылары бәйгесе

2015 елның 28 феврале, шимбә
Өстәмә белем бирү укытучылары конкурсының муниципаль этабында җиңүче Флера Нуриева һәм Гөлүсә Хәсәнова “Кеше тәрбияләргә” тәрбия барышын оештыручыларның бөтенроссия конкурсы кысаларында өстәмә белем бирү укытучылары республика конкрусының зона этабында катнашты.

Конкурс Чүпрәле районының Кече Чыңлы авылы урта мәктәбендә үткәрелде. Конкурс кысаларында укытучылар “Минем укытучылык кредом” үз презентация күрсәтте, “Минем белем бирү программам” дип исемләнгән өстәмә белем бирү программасын яклады. Шулай ук алар ачык дәрес күрсәтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International