Балалар турында кайгыртып

2015 елның 25 мае, дүшәмбе

Апас районының "Свияга" стационар-савыктҗыру лагеры балалар пособиесе алучы гаиләләрдәге 7-18 яшьтәге малайлар һәм кызларны түләүсез ял итәргә чакыра.

Ял төре - савыктыру. Өч катлы җылы, ирке заллары, якты холлы һәм йомшак җиһазлар булган корпуста яшиләр.

Лагерьга балаларны "Свияга" лагеры автотранспорты түләүсез алып китә һәм китереп бирә. Адресы: Апас районы. Дәвеш авылы.

Мәгъүматны "ВКонтакте.ru" сайҗтында поиск «люди»: ООО Свияга бүлегендә табарга була.

Балалар пособиесе алучы гаиләләр өчен түбәндәге документлар кирәк:

1)​ социаль яклау бүлеге җитәкчесе исеменә ата-аналар гаризасы.

2)​ паспорт яки бала туу турындагы таныклык (күчермә).

3)​ баланың медицина полисы (күчермә)

4)​ 159/У формасындагы белешмә һәм йогышлы авырулар булмау турында белешмә

5)​ юллама алу өчен белешмә

Документлар халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең бала һәм гаиләгә ярдәм итү бүлегенә бирелә: Кама Тамагы штп, К. Маркс урамы, 56, 15нче кабинет. тел: 2-17-56

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International