26 май - эшмәкәрләр көне

2015 елның 26 мае, сишәмбе

Хөрмәтле район эшмәкәрләре!

Чын күңелдән Сезне һөнәри бәйрәмегез –Россия эшмәкәрләре көне белән тәбрик итәм! Ул мөстәкыйль эшләүче, үз эшләренә җаваплы караучы, әһәмиятле мәсьәләләрне хәл иткәндә куркып калмаучылар бәйрәме. Яңа проект һәм идеяләрне тормышка ашыру, район икътисадында үз позицияңне табу – ул зур талант һәм шул ук вакытта ярдәмгә, хөрмәткә лаек зур хезмәт! Сезнең эшчәнлек җитештерү күләме , бюджетка салым кертемнәре үсешенәш, мәшгульлек һәм халыкның керем дәрәҗәсенә, райондагы социаль һәм иҗтимагый-сәяси тотрыклылыкка уңай тәэсир итә. Сез яңа эш урыннары булдырып кына калмыйча, каматамагылыларның уңай яшәү шартларын да тәэмин итәсез. Сезнең эш нәтиҗәсендә конкуренция үсә, ә кулланучыларның товарлар, хезмәтләр һәм бәяләр төрлелегеннән сайлап алу мөмкинлеге бар. Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан иң катлаулы вакытта да уңышка ирешергә мөмкинлек бирүче энергиягез, нәиҗәле эшегегез, инициативагыз өчен зур рәхмәт белдерәм. Сезгә сәламәтлек, тотрыклылык, иминлек, район үсеше өчен тырышлык һәм түземлек телим.

Айрат Малюков,

муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International