Тынгысыз хезмәткәр

2015 елның 29 мае, җомга

Рания Вәлиева 32 ел терлекчелектә эшли.

Мәктәпне тәмамлагач ук ул Балчыклы фермасына эшкә чыга. Шул вакыттан бирле сыер савучы булып эшли. Ире дә янәшәсендә терлекче булып хезмәт куя. Бердәнбер кызлары Авыл хуҗалыгы академиячсендә агрономлыкка укый. Бүген Рания 28 баш сыерга хезмәт күрсәтә. Фермада сөт үткәргеч юк, шуңа күрә эшнең күпчелеген кулдан башкарырырга туры килә. Бу еллар эчендә ул бүлекчәнең тәҗрибәле сыер савучыларның берсенә әверелгән. Аена группасындагы сыерларнад 10 тоннан якын сөт савып ала. Вәлиевлар гаиләсе өйдә дә эшсез утырмый. Аларның хуҗалыгында биш баш мөгезле эре терлек, ат, кәҗә, сарык һәм исәпсез-хисапсыз кош кортлары бар. Рания көн саен сөт җыючыларга 30-40 литр сөт тапшыра. Бу аларны АХП өчен авыр вакытларда коткарып куя.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International