Раил Сәгъдиев тракторга 1993 елда утыра. Шул вакыттан бирле АХПның Олы Бортас бүлекчәсендә механизатор булып эшли.
-Мин техниканы яратам, рәхәтләнеп эшлим, тракторымны төзек тотарга тырышам – ремонтны вакытында башкарам. Быел запас частьләрне һәм кирәк булган бар нәрсәне вакытында китереп тордылар. Ягулык-майлау материаллары да җитәрлек булды, ягъни моның аркасында тик торулар булмады. Эш төгәл оештырылган иде. Әмма шулай да хезмәт хакы белән берникадәр тоткарлык бар әле. Ә безгә ут, газ, су өчен түләргә кирәк. Бернәрсәне дә түләүсез бирмиләр.. Бу мәсьәләне оператив хәл итүләрен телибез.