Олы Карамалда Авыл көне үткәрелде

2015 елның 1 июне, дүшәмбе

30 майда Олы Карамал авылында Авыл коне гөрләп узды.

 Аңа авылдашлар, якташлар, кунаклар җыелды. "Рәхмәт кайтуыгызга, без, авылдашлар, бергә булганда, ярдәмләшеп эшләгәндә барысын да булдырабыз,"-диде сәламләү сүзендә авыл жирлеге башлыгы Эдуард Байдамшин. Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Павел Лоханов исеменнән олыкарамаллыларны Аппарат җитәкчесе Алмаз Сабирҗанов котлады. Авылның имам- хатыйбы Миндиль Мөхәммәтшин азан әйтте, Коръән сүрәләрен укыды. Олы Карамал мәктәбендә директор булып эшләгән Рәфыйк Ногманов олы рәхмәт хисләре белән укытучыларны искә алды. Мәчет ачылуга ихлас сөенүен әйтте, авылның киләчәктә зураюына өмет белдерде. Бәйрәмдә тыл хезмәтчәннәрен, сугыш чоры балаларын, юбилярларны тәбрикләделәр. Матур җырлар, шигырьләр, мөнәҗәтләр яңгырады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International