Вәгъдә иткәнчә, “ТР яшьләре һәм булдыклылары” төркемендәге рәссамнар “Стройка+” сәүдә комплексы каршындагы койманы бизәүгә керештеләр.
Бетон коймада Татарстан, район символлары, футбол буенча дөнья чемпионаты символикалары барлыкка килде. Һөнәри рәссамнарга безнең балалар – Кама Тамагы мәктәбе укучылары ярдәмгә килде. Рәсемдә: Руслан һәм Вика поселогыбызны тагын да матуррак һәм кызылырак итә.