Крнемльдә бүләкләнде

2015 елның 2 июне, сишәмбе

1 июньдә Казан Кремленең вәкиллелек корпусында ТР Дәхүләт киңәшчесе, ТР тарих һәм мәдәният һөйкәлләрен торгызуның республика фонды попечительләр советы рәисе М.Ш. Шәймиев һәм ТР Премьер-министрыурынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашында борынгы Болгар һәм Свияжск утрау шәһәрчеге турында инша һәм рәсемнәрнең республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләр тантанасы булды.

Җиңүчеләр арасында безнең районнан Тәмте урта мәктәбенең 4 сыйныф укучысы Алик Нематов та бар. Аңа планшет һәм диплом тапшырдылар, укытучысы Светлана Тимофеевага рәхмәт белдерелде һәм кыйммәтле бүләк тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International