30 май көнне Атабай авылында Авыл көне уздырылды. Иң беренче эш итеп, Атабай һәм Бишалаб авылы халкы, кайткан кунаклар, халкыбызның изге урынарыннан саналган зират өсләрендә өмәләр оештырды.
Кичке сәгать 6 дан соң Атабай һәм Бишалаблылар мәдәният йорты янындагы мәйданга җыелды, Иске Казиле авыл җирлеге үзешчәннәре тарафыннан әзерләнгән концерт карады. Атабайның үз талантлары да бик күп булып чыкты, алар да читтә калмады, үзләренең һөнәрләрен күрсәтте. Атабай һәм Бишалаб авыллары халкын бәйрәм белән котларга Кама Тамагы муниипаль районы башлыгы урынбасары Габидуллин Газинур Әүхәт улы килгән иде. Котлаулардан соң сабантуй уеннары башланып китте: капчык киеп йөгерү; көянтә-чиләк белән су ташу; скакалка сикерү; ирләр һәм хатын кызлар арасында гер күтәрү, кул көрәше, канат тартыш, татарча бию ярышларыннан халык читтә калмады, уеннарда катнашып бүләк алды.
Шунда ук казанда тәмле пылау пеште, самоварда чәй кайнады. Халык теләгәнчә ял итте, күңел ачты.