«Президент белән бергә» республика хәрәкәте район Сабан туенда “Спортлы Татарстан” мәйданчыгы оештыра

2015 елның 4 июне, пәнҗешәмбе

“Президент белән бергә” республика хәрәкәте активистлары Сабюан туенда очрашуга әзерләнә. Республиканың барлык районнарында бәйрәм вакытында хәрәкәтнең җирле бүлекчәсе үз мәйданчыгын – “Спортлы Татарстан” мәйдланчыгын оештыра.

Әлеге мәйданчыкларда республика халкы ГТО нормаларын тапшыруда үхз көчен сыный ала. Иң актҗивлар призлар һәм грамоталар алачак. “Президент белән бергә” хәрәкәте активистлары сәламәт яшәү рәвеше һәм халык арасында спорт белән шөгыльләнүне пропагандалауга зур игътибар бирә. Бүген Татарстан Россиянңе спорт башкаласы, биредә спорт белән шөгыльләнү өчен иң яхшы инфраструктура бар. Республикага Россиядә генә түгел, дөньякүләм масштабындагы спорт чараларын ышаналар. Быелга җәйдә портның су төрләре буенча зур халыкара чемпионат уздырылса, 2018 елда Татарстан футбол буенча дөнья чемпионатын кабул итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International