Трактор һәм тагылмалар тикшерелә

2015 елның 5 июне, җомга

Районда агросәнәгать комплексы һәм башка төр билгеләнештәге предприятиеләрдә үзйөрешле техника һәм тагылмаларга планда каралган еллык техник тикшерү үткәрелде. Аның нәтиҗәләре турында бүлек җитәкчесе, районда ТР баш дәүләт инженер-инспекторы Хәмит Гайнуллин сөйли.

– Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, техника әзерлеге барлык җирдә дә тиешле дәрәҗәдә түгел. Кешеләр гомере, сәламәтлеген һәм милек куркынычсызлыгын тәэмин итү, шулай ук шушы категория техника белән әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләре бик күп, аеруча агросәнәгать комплексында. Ә техник күзәтү нәтиҗәләре буенча кайбер урындагы затларга күрсәтмәләр язылды. Аның үтәлешен тикшереп торачакбыз. 8 июньнән безнең районда Дәүләт техник күзәтчелек органнары ЮХИДИ юл патруль хезмәте бүлекчәсе белән берлектә “Трактор- тагылма” операциясе үткәрә. Файдаланганда үзйөрешле техника һәм тагылмаларның техник торышы, файдалануга рөхсәт, теркәлү документлары, тиешле категория белән тракторчы-машинист таныклыгы каралачак. Дәүләт теркәү билгеләре булу һәм аларның дөреслеге дә тикшереләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International