Алар гадәттәгечә Кирельскида урнашкан “Волга” лагерында үткәрелә.
Анда районның урта мәктәпләреннән 24 егет катнашты. 4 июньдә – җыеннар ябылу көнендә егетләрне яхшы нштиҗәләре белән котлап, аларга дипломнар һәм спортның хәрби-кулланма төрләпре буенча көч сынашуда ирешкән нәтиҗәләре белән котларга район мәгариф идарәсе җитәкчесе Илшат Гомәров һәм хәрби комиссар Дамир Сергеев килгән иде. Җыеннар җырлы тантаналы марш белән тәмамланды.