Сабан туена күтәренке кәеф белән

2015 елның 8 июне, дүшәмбе
"Кама Тамагы" АХПның Олы Салтык бүлекчәсе сыер савучылары Әлфия Яруллина, Гөлсинә САдыйкова һәм Рәмзия талипова терлекчелектә утыз елдан артык эшли. Алар тәҗрибәле сыер савучылар, һәрберсе 35-37 сыер карый. Фермада сөтүткәргеч булмауны исәпкә алсаң, көндәлек эшкә сыердан савып алынган сөтне суыткычларга ташу да алар иңенә төшә. Әмма әлеге ханымнар яхшы гына эшләп калмыйча, үз тармакларында алдынгылыкны да бирми. Мәсәлән, Әлфия Яруллина Сабан туенда "Ак Барс" холдинг Компнаиясе" ААҖ мактау грамотасы, ә Гөлсинә САдыйкова МР Советы мактау грамотасы белән бүләкләнде. Әмма кеше грамотлар белән генә яшәми.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International