"Президент белән бергә" хәрәкәте активистлары Кама Тамагы Сабан туенда

2015 елның 8 июне, дүшәмбе

Сабан туе бәйрәмен үткәргәндә "Президент белән бергә" республика хәрәкәте район Сасбан туенда үзләренең "Спортлы Татарстан" мәйданчыгын оештырды.

Әлеге мәйданчыкта район халкы һәм кунаклар ГТО нормаларын тапшыруда үз көчләрен сыный алды. Иң активларга истәлек призлары һәм грамотлар тапшырылды.

Биредә МР башкарма комитеты җитәкчесе Павел Лоханов та ГТО нормаларын тапшырды. "Президент белән бергә" Татарстан хәрәкәте активистлары сәламәт яшәү рәвешен һәм халык арасында спорт белән шөгыльләнүне пропагандалауга зур игътибар бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International