Муниципаль праймеризларны яхшы оештыручыларга бүләкләр тапшырылды

2015 елның 8 июне, дүшәмбе

-Республикада шатлыклы вакыйга - без муниципаль праймеризларны төгәлләдек. Нәтиҗәләребез яхшы, кандидатларыбыз бик актив. Әмма иң мөһиме - без Татарстан Президенты вазыйфасына кандидатуралар буенча эчке партия тавыш бирүләренә әзерләндек, -диде "Бердәм Россия" ВСП ТТБ башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Кондратьев үзенең район Сабантуенда СМИларга биргән әңгәмәсендә.

-Мәйданчыкларда төп авырлык партиянең башлангыч бүлекчәләренә төште. Күп эшләүчеләрне хезмәтләренә карап хөрмәтләргә булдык. Иң активлар арасында Кама Тамагы да бар. Биредә очрашулар 20 мәйданчыкта оештырылды. Аларда 250дән артык кандидат һәм 700 выборщик катнашты.

Кама Тамагы МР башкарма комитеты җитәкчесе Павел Лоханов та эчке партия сайлавының уңышлы үткәрелүен билгеләп үтте. "Бердәм Россия" праймеризын оештыруда иң яхшы активистларга теннис өстәле бүләк ителде. Безнең районда Осинники башлангыч бүлекчәсе сертификат алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International