01.06.2015 алып 08.06.2015 кадәр "Кама Тамагы Үзәк район больницасы" ашыгыч ярдәм бүлегенә төрле авырулар сәбәпле 111 чакыру булган, 9 кеше госпитальгә салынган. Кама Тамагылыларның медикларга мөрәҗәгать итүнең төп сәбәбе - гипертония авыруы - 9 чакыру. Юл-транспорт хәләкәтләре - чакыру юк. Буа шәһәренең күптамырлы үзәгенә 1 кеше җибәрелгән
Тәмте табиб амбулаториясенә 15 чакыру, Сөйки табиб амбулаториясенә 4 чакыру, Олы Кариле табиб амбулаториясенә 5 чакыру булды.
Искә төшереп китәбез, "Ашыгыч ярдәмне" "03" телефоны буенча, кәрәзле телефоннан "103" яисә "030" номерын җыеп чакыртып була (шалтырату бушлай). Тормышка куркыныч янаган чакта - "112" номерына шалтыратырга.