Эретеп ябыштыручы – авылда хөрмәтле кеше

2015 елның 10 июне, чәршәмбе
Мәктәпне тәмамлауга ук “Искра” колхозына эшкә чыга, тракторчы булып башлый. Аннары армия хезмәтенә алына, яңадан туган авылына әйләнеп кайта. 1985 елга кадәр Илдар әфәнде механизатор булып эшли, аннары тәҗрибәле остазлары белән бергә эретеп ябыштыру аппаратын үзләштерә. Һәм менә 30 ел инде “Кама Тамагы” АХПның Олы Бортас бүлекчәсендә алыштыргысыз рәвештә эретеп ябыштыручы булып эшли. Быел чәчү йомгаклары буенча әлеге бүлекчә АХПда беренче урынны алды. Биредә Илдар Бикчәнтәев өлеше дә бар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International