Чишмәләр челтерәп аксын!

2015 елның 11 июне, пәнҗешәмбе

Бүген бик еш шундыйрак сүзләр ишетергә туры килә: “Элек фәлән чишмәсенең суы тәмле була иде, шуны чистартмыйлар бит, авыл Советы ни карый икән?!”. Әби-бабаларыбыз элек авыл Советын көтеп тормаган бит, үзе белеп чистарткан, улакларын төзәткән. Моның өчен кеше рәхмәтен дә, акча да өмет итмәгән. Чөнки чишмәләрне төзек тоту элек электән изге эш саналган. Ә бабаларыбыз изгелек эшләүнең тәмен, рәхәтен белгәннәр.

Шунысы куандыра: бүген ул традицияләр кире кайта. Изгелек кылырга омтылучылар саны да арта. Әнә бит Иске Казиле  авылы территориаль иҗтимагый үзәк рәисе Кадыйров Равил Бакирович, мәчет картлары һәм Иске  Казиле авылы яшьләре Шарлама  чишмәсен рәтләп, йортын төзеп, тирә ягын матур рәшәткә белән әйләндереп куйганнар. 8 июнь көнне шул чишмәне ачу тантанасын да үткәрдек. Иске Казиле авылы янындагы  шаулап аккан Шарлама чишмәсен ачу тантанасына авыл халкы, яшьләр, укучылар килгән иде.  

 Кызыл тасманы мәчет картлары исеменнән Хисмәтов Рәфкать абый һәм авыл яшьләре исеменнән Кадыйров Радик  кистеләр.
 Авылның өлкән яшьтәге кешеләре моңа куанып туя алмадылар. Алар тантана башлануга ук  салкын чишмә суыннан авыз иттеләр. Авыл җирлеге  башлыгы  Ильдус Сагьдиев,  чишмә – ул яшәеш чыганагы,– дип билгеләп үтте, авыл халкын күмәк көч белән булдырылган шушы матурлыкны сакларга чакырды, чишмә буенда рәхәтләнеп ял итүләрен, аның шифалы суы белән сәламәтлекләрен ныгытуларын теләде, һәм мондый теләк юкка гына түгел, Иске Казиле
 халкы нәкъ менә шушы Шарлама суын эчкәнгә күрә авылдан талантлы, сәләтле, иҗат җанлы кешеләр күп чыгуына ышана.

  Чишмәне ачу хөрмәтенә авыл картлары җыелышып намаз укыдылар.
Аннан соң тәм-томнан сыгылып торган өстәл артында чишмә суыннан кайнатылган чәй эчтеләр.

Чишмәгә кадәрге юлга таш салынып тигезләнгән. Төрле урыннардан агып чыгучы кечкенә чишмәләр бер зур чишмәгә берләштерелеп тимер улак куелган, су алу, ял итү өчен махсус урын-беседка булдырылган.  Хәтта мич чыгарып, талдан читән үреп тә куйган авыл яшьләре. Бу эшләрне  Кадыйров Радик, Хасанов Радик, Галимуллин Алмаз, Садриев Сирин, Мухаметгалиев Шамил, Аскаров Шәүкәт, Хасанов Рузил, Шайхутдинов Фәннүр башкарган. Чишмәне төзекләндерүгә үзләреннән өлеш керткән һәркемнең хезмәтен бәяләп,  авыл җирлеге башлыгы  Ильдус Хатип улы Шарлама чишмәсенә яңа сулыш өрүдә ярдәм иткән кешеләргә,  шундый матур, яхшы урын булдыруда ярдәм иткәннәрнең һәммәсенә рәхмәтен белдерде.

Авыл халкы да беравыздан  Шарламаның  суы җанга-тәнгә дәва бирсен, алга таба да игелеге бетмәсен, суын эчеп илгә игелекле ул-кызлар үссен, дип теләделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International