Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Кама Тамагы муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында мәгълүмат
Районның тарихы
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Районның муниципаль берәмлекләре
Районның геральдикасы
Район турында
Районның картасы
Архитектура һәм шәһәр төзелеше
Кама Тамагы якташлар җәмгыяте
Районда туган мәшһүр кешеләр
Халыкара бәйләнешләр
Матди ярдәм
Координаталар ярдәмендә тапшырылырга тиешле объектлар турында белешмәләр
Туризм
Һава торышы
Татарстан Президентының «Безнең ишегалды» программасы
Кама Тамагы районы муниципаль берәмлекләре урамнары реестры
Район тормышы
Районның оешмалары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Муниципальный контроль
Программалар, проектлар, конкурслар
Планнар һәм тикшерүләр нәтиҗәләре
Кадрлар сәясәте
Статистик мәгълүмат
Бюджет
Ришвәтчелеккә каршы тору
Хокукый агарту
Район комиссияләре
Территориаль сайлау комиссиясе (ИКМО)
Иҗтимагый совет
Тематик бүлекләр
2020 елгы Бөтенроссия халык санын алу
Инициатив бюджет
КЕЧЕ ҺӘМ УРТА ЭШМӘКӘРЛЕК
Милли проектлар
Хезмәт күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләү
Кама Тамагы районы Башкарма комитеты комиссиясе
Документлар
Пресс - хезмәт
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортаж
Район Башлыгының шәхси блогы
Элемтә
Халык мөрәҗәгате
Гражданнарны кабул итү вакыты
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Интернет-кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатьләренә күзәтү
Еш бирелә торган сораулар
Халык мөрәҗәгатьләре буенча җаваплылар
Норматив-хокукый база
Кире элемтә
Муниципаль районнар
Кама Тамагы муниципаль районы
Келәнчедә сабан туе
2015 елның 17 июне, чәршәмбе
Сабан туе – иң күңелле бәйрәм.Чөнки берничә көн алдан ук авыл бәйрәм шаукымы астында яши. Авыл урамнарыннан озын колгага сөлге бәйләп бүләк җыючы мәдәният хезмәткәрләре, яшьләр атлый, алар артыннан бала-чага иярә. Бу мизгел бигрәк тә бүләкләрен алдан хәзерләп куеп , капка төбендә көтеп утыручы өлкәннәр өчен кадерле. Сабан туена без бара алмыйбыз, безгә монда бәйрәм ясап биешеп китегез дип, бүләк җыючыларны яннарыннан җибәрәселәре килми. Һәр йорттан тәмле ризык исе килә, капка төбендә кунакка кайтучыларның машиналары тезелешә. Кич белән авыл өстенә музыка тавышы агыла. Сабан туе дигәч, минем кечкенәдән Гөлсем апага ияреп бүләк җыеп йөрүләребез , кичке дискотекаларыбыз күз алдыма килә. Һәм шундый рәхәт булып китә. Инде бүләк җыючылар без булмасак та, бу күркәм гадәт авылда һаман бар, ул күпләргә сөенеч китерә. Быелгы Сабан туена да халык күп җыелды. Авыл җирлеге башлыгы Д. Кадыйров бәйрәмне ачып җибәрде. М. Вафина башкаруында “Келәнче” җыры (Н.Гыйматдинова сүзләре,Т.Низами көе, Р. Гыймадиев заказы буенча язылган) тыңлаучылар күңеленең иң нечкә кылларын тибрәтте. Авылдашларын бәйрәм белән МР хакимият башлыгы урынбасары Г.Габидуллин, Келәнче якташлар җәмгыяте җитәкчесе Р.Гыйльметдинов, һ.б котлады. Р. Ишмиев кыр батыры И.Ишмурзинга тәкә тапшырды. Казан мәдәният-сәнгать университетын тәмамлаган А. Хәсәнова белән “Йолдызлык” республика фестиваленең 2010- 2013еллар лауреаты студент И. Мөхәммәтҗановларның чыгышын халык җылы кабул итте.Р.Хәсәнова бәйрәмне оста алып барды. Эшкуар Ә. Зыятдинов Келәнчедә эшләгән елларын искә алып, бергә эшләгән хезмәттәшләренә бүләкләр тапшырды.”10 ел Сабан туе үткәреп миңа да бүләк бирүче табылды,”-дип шаяртты Д.Кадыйров. Халык мәйдандагы төрле ярышлар, уеннарда катнашты. Ат чабышында беренчелек Олы Кариледән А.Галимҗановта, икенчедә Келәнчедән А.Гыйсматуллин,өченчедә Чаллы авылыннан килгән җайдак. Милли көрәшне халык аеруча ярата,чөнки үзебезнекеләр генә түгел, Апас, Тәтештән дә батырлар көрәшә. Быелгы Сабан туе батыры Ф.Вәлиевка (Апас районы,Тәүгелде авылы) тәкә һәм суыткыч бирелде. Хөкемдарлар Ш.Хәсәнов, Р.Зиятдиновларларның веридекты белән халык фикере тәңгәл килде. Тезелеп киткән сәүдә рәтләрендәге сатучылардан табыш бармы, дип кызыксынам. Көтелгәннән артык, дип елмая алар.Сабан туе Г.Габидуллин, Д.Кадыйров,А.Мингалиев, И.Аскаров, бертуган.Әхмәтҗановлар, бертуган Гайнуллиннар, бертуган Назмиевлар,Г.Гыйзәтуллин, Ә.Халилов, И.Гомәров, Н.Сиразаев,Р.Дәүләтшин, З.Дәүләтшин, Р.Ишмиев,Р.Аскаров, Р.Сафин, Р.Зайнуллин,А.Назмиев,Ф.Хәсәнов, Р.Назмиевларның шәхси ярдәме белән оештырылды.Сабан туе мәйданын хәзерләүдә Р.Габбасов, Н.Вафин, Р.Назмиев,А.Назмиев, Ф.Исмәгыйлов,.Ә.Хәлиловлар зур көч куйды. “ Безгә бәйрәм ясаучыларга, гаиләләренә Ходай саулык, тигезлек, муллык бирсен, кылган игелекләрен меңе белән үзләренә кайтарсын,-“дигән теләкләрен юллады авылдашлар.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
апрель, 2026 ел
Кама Тамагы мәктәбе укучысы III дәрәҗә дипломга лаек булды
Кама Тамагы мәктәбе укучысы Хәйруллина Мәрьям "компьютер — дусмы яки дошманмы?" дигән тикшеренү эше өчен III дәрәҗә дипломга лаек булды."Роберт Миңнуллин исемендәге бөтенроссия мәктәп укучылары һәм педагоглар фәнни-гамәли конференциясендә
Төзекләндерү объектларын сайлау буенча Онлайн-тавыш бирү
Кама Тамагы киләчәге өчен тавыш бирәбез
Белешмә: пилотсыз, авиация яки ракета һөҗүме куркынычы булганда халыкның гамәлләре
Белешмә: пилотсыз, авиация яки ракета һөҗүме куркынычы булганда халыкның гамәлләре
"Аҗаган 2.0" бөтенроссия хәрби-патриотик уенының муниципаль этабы
Кадет мәктәбендә «Аҗаган 2.0» бөтенроссия хәрби-патриотик уенының муниципаль этабы узды, ул яшь геройларны чын сынаулар, ихлас хисләр, команда рухы һәм патриотизм көненә җыйды
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз