Каматамагылылар авыл эшчәннәренә ярдәмгә чыкты

2015 елның 22 июне, дүшәмбе

  18, 19 июнь район үзәгенең күп кенә хезмәт коллективлары җәмәгать терлекчелеге өчен яфрак азык әзреләүдә эшләде.

Мәгариф идарәсе, мәдәният бүлеге, социаль яклау бүлеге, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, редакция, Кама Тамагы урта мәктәбе, туган якны өйрәнү музее һәм башка бик күпләр үз йөкләмәләрен үтәде инде. Ел саен район оешма һәм учреждение хезмәткәрләре яшь терлекләр өчен витаминлы азык әзерли. Быел план 18000 пар яфрак азык тәшкил итә. Икътисад бүлеге мәгълүматларына караганда, 19 июньгә аның өчтән бере үтәлгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International