Кама Тамагы районында юллар сыйфатлы гына булып калмыйча, киңәя дә

2015 елның 22 июне, дүшәмбе

"Татавтодор" ААҖ Апас филиалының Кама Тамагы юл участогы эшчеләре Кама Тамагы-Тенеш юлын төзекләндерүгә кереште.

Зимовье янындагы борылышта юл полотносы киңәйтелә һәм асфальт өслеге яңартыла. Иске асфальтны алганнар, полотно киңәйтелгән. Хәзер полотноны тигезләү һәм аның өстенә яңа өслек салуга әзерлек эше алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International