Исемен аклый

2015 елның 23 июне, сишәмбе

Рамис Фәйзуллин "Кама Тамагы"АХПсы сабантуенда чәчү йомгшаклары буенча "Чәчү батыры" дип игълан ителгән иде.

Язгы кыр эшләреннән соң да яшь механизаторның эше кимемәгән. 11 июньнән ул азык әзерләүдә эшли. Сөйки, Олы Салтык бүлекчәләрендә эшләгән, хәзер Иске Барыш бүлекчәсендә. 12 көн эчендә ул "Ягуар" азык җыю комбайнында 400 гектарда күпьеллык үлән җыеп алган. Яшел Үзән АПТсыннан биш КамАЗ ике комбайн артыннан чак өлгергән. Рамис белән бергә басуда комбайнчы Илфат Фәйзуллин да эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International