Кама Тамагы урта мәктәбенең 77 чыгарылышы

2015 елның 29 июне, дүшәмбе

Сыйныф җитәкчеләре Мәдинә Гомәрова һәм Елена Матвеева быел чыгарылышларын олы тормыш юлына озата.

Чыгарылышларның күпчелеге укучыларның Бөтенроссия фән олимпиадаларының район этабы призерлары һәм җиңүчеләре. География буенча республика олимпиадасы җиңүчесе Игорь Киселев дәүләт аттестациясе йомгаклары буенча физикадан иң югары балл - 87 балл җыйган.

Илназ Гомәров - информатика буенча төрле конкурсларда җиңүче, Иннополис университеты конкурсы йомгаклары буенча Россиянең анда бюджеттан укуга дәгъва кылучы 15 укучысы исемлегенә кертелгән.

Чыгарылышлар арасында танылган футбол командасы членнары, эсстрада башкаруының "Йолдызлык" республика конкурсы дипломантлары да бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International