Гадәттән тыш хәл режимы

2015 елның 2 июле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановның 2015 елның 1 июлендәге күрсәтмәсе нигезендә республиканың 27 район территориясендә,шул исәптән Кама Тамагы районында, 1 июльдән гадәттән тыш хәл режимы кертелә.

Режим гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм аларның нәтиҗәләрен бетерү территориаль подсистемалары идарә органнары һәм көчләре өчен хәвефле табигать күренешләре нәтиҗәсендә килеп туган азык – төлек ягыннан иминлеккә куркынычны бетерү максатларында махсус боерык чыкканга кадәр кертелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International