6 июльдә Кече Салтык мәчетендә ифтар мәҗлесе уздырылды.
Мәҗлескә авылның яше-карты 20дән артык кеше җыелган иде. Чараны Кече Салтык авылы имам-хатибы Җәгъфәр Әхмәтҗанов вәгазь белән башлап җибәрде. Бәйрәмгә район имам мөхтәсибе Галимулла хәзрәт Яруллин да чакырылган иде.
Имам-хатиб Җәгъфәр һәм аның җәмәгате Рәмзия ханым тарафыннан оештырылган ифтар мәҗлесе күркәм булды. Табын мулдан әзерләнгәниде. Киләсе мәҗлесләрне дә мәчеттә үткәрү күздә тотыла.
Табынны Рәмзия ханым, клуб мөдире Фәйрүзә Җиһаншина, китапханәче Рәсимә Сабирова һәм яшь кызыбыз Айзилә Мингалиева әзерләде.