06.07.2015 алып 13.07.2015 кадәр "Кама Тамагы Үзәк район больницасы" ашыгыч ярдәм бүлегенә төрле авырулар сәбәпле 107 чакыру булган, 7 кеше госпитальгә салынган. Кама Тамагылыларның медикларга мөрәҗәгать итүнең төп сәбәбе - гипертония авыруы - 25 чакыру. Юл-транспорт хәләкәтләре - чакыру юк. Буа шәһәренең күптамырлы үзәгенә кеше җибәрелмәгән
Тәмте табиб амбулаториясенә 16 чакыру, Сөйки табиб амбулаториясенә 3 чакыру, Олы Кариле табиб амбулаториясенә 6 чакыру булды.
Искә төшереп китәбез, "Ашыгыч ярдәмне" "03" телефоны буенча, кәрәзле телефоннан "103" яисә "030" номерын җыеп чакыртып була (шалтырату бушлай). Тормышка куркыныч янаган чакта - "112" номерына шалтыратырга.