8 июль гаилә,мәхәббәт һәм тугрылык Көне. Тәмте мәдәният йорты хезмәткәрләре бу матур бәйрәм белән Азбузов Сергей Дмитриевич һәм аның тормыш иптәше Надежда Григорьевнаны котладылар.Алар 60 ел бергә тормыш иткәннәр.Алар тамырлары белән Питрәчтән, училище бетергәч, Мичурин-Лисин Н.И. ис. колхоз башлыгы соравы буенча монда эшләп калды,тормыш иптәшен дә монда алып кайтты.Өч бала үстерделәр.Хәзер 8 онык һәм 7 оныкчык үстерәләр. Тагын бер кат аларга исәнлек,иминлек,бәхет телибез.