Тәмтедә янгын

2015 елның 13 июле, дүшәмбе

13 июльдә 3 сәгать 25 минутта янгын сүндерү бүлегенә Тәмте авылында Чайковский урамындагы торак бинада янгын чыгуы хакында хәбәр алына. Вакыйга урынына ашыгыч арада Тәмте янгын сүндерү бүлегенең өч расчеты чыга.

Янгын нәтиҗәсендә 4 фатирлы йорт зыян күрә - хәзер бинада кешеләр яшәүче  бер фатир һәм ашханә итеп кулланылучы бина бар. Торак бина зыян күрмәгән, ут ашханә түшәменә һәм чарлак бинасына капкан. Зыян күрүчеләр юк. Кама Тамагы һәм Тәтеш районнарында өлкән сорау алучы Дмитрий Бобров хәбәр иткәнчә, янгын сәбәпләре ачыклана.

фото: https://yandex.ru/images/search?

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International