Ачык ишекләр көне

2015 елның 16 июле, пәнҗешәмбе

13 июльдә Кама Тамагы татар урта мәктәбендә Ачык ишекләр көне үткәрелде. Чара мәктәпнең “Тау ягым” ансамбле чыгышы белән башланды. Эльвина Мөхәммәдуллина һәм Эльза Гарифуллина инглиз телендә җыр башкарды.

Аннары мәктәп директоры Альберт Мифтахов булачак беренче сыйныф укучыларының әти-әниләренә мәктәп тормышы турында һәм киләчәккә планнар хакынада сөйләде.11 сыйныф укучылары Алинә Нәҗмиева һәм Алсу Сөнгатова мәктәп белән таныштырды.

Чара 7 сыйныф укучылары Эльвина Мөхәммәдуллина һәм Илзирә Вәлиева башкаруындагы  “Яратыгыз” җыры белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International