Кирельскида суүткәргеч төзиләр

2015 елның 16 июле, пәнҗешәмбе
ООО "Альтаир" Кирельск авыл җирлегендә суүткәргеч төзи башлады.
-Барлыгы 2,8 км суүткәргеч төзеләчәк,- дип әйтә бригадир Рөстәм Корбанов.- Без яңа линия җибәрәбез, булган пластик суүткәргеч белән тоташтырабыз, һәм системаны түгәрәклибез. Ахырда 4 урам буенча су үтәчәк, һәм поселок халкы суүткәргечкә тоташа ала.
16 июльгә эшчеләр 660 метр суүткәргеч керткәннәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International