Балигъ булмаган балалы әти-әниләргә өстәмә ял бирелә

2015 елның 16 июле, пәнҗешәмбе

Балигъ булмаган балалы әти-әниләрнең еллык түләүле ялы озайтылырга мөмкин. Россия Дәүләт думасы депутатлары шул хактагы канун проекты әзерләгән.

Шул рәвешле, депутатлар РФ Хезмәт кодексына үзгәрешләр кертергә чакыра. Проект гамәлгә кертелсә, балигъ булмаган бер баласы булган әти-әниләргә – 3 көн, ике балага – 6, өч һәм аннан күбрәк бала булганда 9 көн түләүле өстәмә ял биреләчәк. Депутатлар шул рәвешле гаиләләрдәге мөнәсәбәтләрне ныгытырга ниятли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International