Ашыгыч ярдәм хәбәр итә

2015 елның 20 июле, дүшәмбе

13.07.2015 алып  20.07.2015 кадәр "Кама Тамагы Үзәк район больницасы" ашыгыч ярдәм бүлегенә төрле авырулар сәбәпле 101 чакыру булган, 3 кеше госпитальгә салынган. Кама Тамагылыларның медикларга мөрәҗәгать итүнең төп сәбәбе - гипертония авыруы - 27 чакыру. Юл-транспорт хәләкәтләре - чакыру юк. Буа шәһәренең күптамырлы үзәгенә 1 кеше җибәрелгән
Т
әмте табиб амбулаториясенә 29 чакыру, Сөйки табиб амбулаториясенә 6 чакыру, Олы Кариле табиб амбулаториясенә 6 чакыру булды.

Искә төшереп китәбез, "Ашыгыч ярдәмне" "03" телефоны буенча, кәрәзле телефоннан "103" яисә "030" номерын җыеп чакыртып була (шалтырату бушлай). Тормышка куркыныч янаган чакта - "112" номерына шалтыратырга.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International