Абитуриентларга «кайнар элемтә» эшли

2015 елның 21 июле, сишәмбе
Быел югары уку йортларына көндезге бүлеккә укырга керүче абитуриентлар өчен 410 мең бюджет урыны билгеләнгән. Моннан кала бюджеттан тыш, читтән торып уку бүлекләрендә, техникум һәм көллиятләрдә дә урыннар каралган.

Абитуриентларга тиз арада мәгълүмати ярдәм күрсәтү максатыннан, Русия Мәгариф һәм фән министрлыгы 2015нче елда югары һәм урта һөнәри белем бирү йортларына кабул итү кампаниясе буенча ике «кайнар элемтә» оештырды. Кайсы регионда яшәүгә карамастан, кызыксындырган сорауларны бердәм телефон номерына шалтыратып бирергә мөмкин: 8 (495) 539-55-20. Физик мөмкинлекләре чикле гражданнар өчен аерым элемтә булдырылган. Шалтыратулар Русия территориясе буенча бушлай булган телефон номеры аша кабул ителә: 8 – 800- 1000-527. Ике «кайнар элемтә» дә 2015нче елның 1нче октябренә кадәр эшли. Эш көннәрендә 9:00-16:00 сәгатьләрдә шалтыратырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International