Урак башланды

2015 елның 21 июле, сишәмбе

Бөртеклеләрне урып-җыюга беренчеләрдән булып «Кама Тамагы» АХПның Олы Салтык бүлекчәсе механизаторы Данияр Төхвәтуллин чыкты.

20 июльдә ул 50 тонна ашлык суктырган. Икенче көнне аңа тагын ике комбайн кушыла, өченче көнне – 141 гектар мәйданда инде биш комбайн эшли иде.

–Яңгырларга кадәр без 120 гектар көзге бодайны урып-җыярга өлгердек, –ди бүлекчә җитәкчесе Самат Сафин. – Биредә бодай пар җиренә чәчелгән, шуңа күрә уңышы да гектарыннан уртача 23 центнер чыга.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International