Райпо мәйданында юлчыларның иске асфальт өслекне алганга бер ай вакыт узды.
22 июльдә генә эш башланды. Биредә иртәдән үк чын мәгънәсендә тузан бураны иде. Юлчылар һәр чокырдан чүп-чар, җир өрдерде. Аннары “авыр техника” эшкә кереште – тирәнрәк чокырларга вак таш салып, өстенә битум коелды. Төш вакытыны бөтен мәйдан кара иде.
– Ике кат асфальт салу өчен безгә өч көн вакыт кирәк,– ди “Татавтодор” ААҖ Апас филилаы мастеры Ришат Хәлилов. – көн бозылып китмәсә, атна ахырына мәйдан яңа булачак. Хәзер без юл полотносын тигезлибез, аннары битум агызабыз, соңрак тигезләүче асфальт өслек һәм өске катына тыгыз асфальт-бетон катнашмасы салабыз.
Бу көнне ук район үзәгендәге Тынычлык урамына да беренче эшчеләр килде.
– Әйе, бүген бездә иртәндән үк трактор эшли, юлны тигезли,– ди шушы урамда яшәүче Дамирә Зиннәтуллина. – Тиздән безнең урамда да асфальт өслек булыр һәм без дә проблемаларсыз йөрербез, дип ышанабыз.