Демография саннарда

2015 елның 23 июле, пәнҗешәмбе

Ярты елда балалар тууы һәм үлем күрсәткечләре районда демография хәленең тискәре динамикасы турында сөйли.

Агымдагы елның 6 аенда 41 бала туган (2014 елның шул чорында – 59 бала) һәм 141 үлем теркәлгән (2014 елның 6 аенда – 134 кеше). Ел башыннан 49 пар никахын теркәгән булса, 22 пар аерылышкан.

Яңа туган балалар өчен Рамзан, кызлар өчен Аврора исемнәре иң кызыклысы һәм экзотикалысы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International