Агымдагы елның алты аенда Кама Тамагы гипс руднигы гипс ташын узган ел белән чагыштырганда 2 процентка, июнь йомгакларына 9 процентка артык җитештергән.
– Кулланучыларга таш озату ярты еллык йомгаклары буенча 16 процентка артты,– ди предприятиенең генераль директоры Сергей Алешин. –Безнең төп бурыч – хәзерге катлаулы шартларда артка чигенмәү, узган ел дәрәҗәсендә калу. Без темпны арттырабыз. Бу безне шатландыра.