Мәктәп автобуслары эшсез тормый

2015 елның 23 июле, пәнҗешәмбе

«Бэркут» автотранспорт предприятиесе җәйге чорда яңа график нигезендә эшли.

«Бэркут» паркында барлыгы 16 мәктәп автобусы исәпләнә. Алар 36 авылдан балаларны база мәктәпләренә кадәр ташый. Мәктәп автобуслары җәй көне дә тик тормый – предприятие заявкалар буенча транспорт хезмәте күрсәтә. Автобуслар хәзер безгә тугандаш Людвигслуст шәһәреннән килгән алман кунакларын, үз районыбыз һәм күрше район территорияләрендә ял итүче укучыларны йөртә. Свияжск, Болгар һәм башка туристлык маршрутлары буенча да заявкалар җитәрлек.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International